«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр «Татавтодор»да кунакта булдылар

2026 елның 1 сентябре, сишәмбе

«Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Татавтодор» компаниясенең Аксубай филиалына экскурсия оештырылды.

Балалар өчен бу юл төзелеше дөньясына чуму булды: балалар махсус техниканың ничек эшләвен үз күзләре белән күрделәр, юллар төзүнең төрле этаплары турында белделәр һәм белгечләрнең трассаның һәр километрына күпме көч куюларын мөстәкыйль бәяли алдылар.

Балаларны җылы кабул итү аеруча истә калды: предприятие буйлап танышып йөргәннән соң аларны аш бүлмәсенә чакырдылар, анда хуш исле чәй эчерттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International