«Ышаныч» үзәгенең көндезге тору бүлегендә иҗади мастер-класс узды

2026 елның 31 августы, дүшәмбе

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен рәсем ясау буенча иҗади мастер‑класс узды.

Россия акварелистлар берлеге һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам Эльвира Исанбердина белән бергә үзәк карамагындагылар сәнгать һәм табигать матурлыгы дөньясына чумдылар.

Мастер-класс темасы җәй ахырына һәм җимешләр өлгерүгә багышланган иде, ә рәсемнең төп герое миләш булды. Социаль хезмәтләр алучылар аның табигый матурлыгын акварель буяу ярдәмендә тапшырырга өйрәнде.

Һәр катнашучы кабатланмас рәсем ясый, иҗат шатлыгы ала һәм көндәлек мәшәкатьләрдән бераз ял итә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International