27 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен «Татаркино» филиалында фильм карау оештырылды. Чара Россия киносы көненә багышланган.
Күрсәтү алдыннан белгеч Россия кинематографы тарихына кыскача экскурсия үткәрде. Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында 13 яшьлек кадет турында «Суворовец 1944» нәфис фильмын карадылар.
Чарада 12 кеше катнашты.