Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар өчен Татарстан Республикасы көненә һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чара уздырдылар. Очрашу «Орион» Яшьләр үзәгендә, «Доброцентр» волонтерлары катнашында узды.
Яшьләр белән эшләү буенча белгечләр Наилә Фадауллина һәм Людмила Князева учреждение буйлап экскурсия үткәрделәр, компьютер классын һәм иҗади студияләрне күрсәттеләр.
Аннары социаль хезмәтләр алучылар пластилиннан түбәтәйләр ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Алар милли костюм элементының тарихы белән таныштылар һәм сувенирлар ясадылар.
Чара мәдәни агарту эшенә һәм учреждениеләр арасында хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән.