«Хәтер маршрутлары» патриотик тәрбия программасы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаганнар өчен тематик дәрес үткәрелде. Чара үсеп килүче буында туган якка мәхәббәт хисе, аның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Оештыручылар балаларга дәүләт бәйрәменең әһәмияте һәм төбәгебезнең уникальлеге турында аңлаешлы һәм мавыктыргыч формада сөйләргә омтылды.
Чараның программасы бай һәм интерактив булды. Дәрес танып белү викторинасыннан башланды. Балалар республика тарихы, аның дәүләт символлары һәм табигый байлыклары турындагы сорауларга җавап бирделәр.
Очрашуның эмоциональ дәвамы флешмоб булды. Катнашучылар, республикага булган мәхәббәтләрен иҗат һәм бердәмлек аша белдереп, бу акцияне зур күтәренке рух белән хупладылар.
Чара азагында балалар алган белемнәрен тагын бер кат ныгыттылар, ни өчен үз халкының тарихын истә тоту һәм Татарстанның мәдәни мирасын саклау мөһим икәнлеге турында фикер алыштылар.