«Хайваннарны дәвалау – шундый һөнәр бар» һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Аксубай районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә булдылар.
Балалар өчен экскурсияне баш ветеринария табибы Рәис Хөснуллин үткәрде. Кунаклар терлекләрне диагностикалау һәм дәвалау өчен кулланыла торган җиһазларны һәм инструментларны карадылар. Шулай ук аларга вак терлекләр өчен операция кабинетын һәм ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясен күрсәттеләр.