25 августта Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Минем республикам – Татарстан» исемле дәрес үткәрделәр.
Чара «Калейдоскоп» программасы кысаларында оештырылды, ул үсеш үзенчәлекләре булган 18 яшьтән 40 яшькә кадәр яшьләр өчен гамәлгә ашырыла. Ул катнашучыларны туплау, координацияләү һәм социаль адаптацияләү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
Очрашу барышында катнашучылар Татарстан гимнын тыңладылар һәм республиканың дәүләт символлары турындагы презентация белән таныштылар. Шулай ук төбәкнең күпмилләтле составы һәм анда яшәүче халыкларның мәдәни традицияләре темасы каралды.