Лениногорск районында «Гаилә остаханәсе» проектында катнашучылар шәмдәлләр ясадылар

2026 елның 25 августы, сишәмбе

Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Гаилә остаханәсе – чүлмәкчелек эше» проектының чираттагы дәресе булды.

Катнашучылар куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре белән таныштылар һәм практик эшкә керештеләр. Элек алган күнекмәләрен кулланып, гаиләләр шәмдәлләр ясадылар. Дәрес барышында түбән температурада эшләнмәләрне яндыруның беренче процедурасы үткәрелде.

Проект иҗади күнекмәләрне үстерүгә һәм гаиләләрнең уртак эшчәнлеген оештыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International