«Өмет» үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мастер-класс узды

2026 елның 24 августы, дүшәмбе

Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кулинария мастер-классы узды.

Үзәктә тәрбияләнүчеләр өчен остаз булып махсус хәрби операциядә катнашучы Анатолий Широков чыгыш ясады. Ветеран җитәкчелегендә балалар пицца әзерләү технологиясен үзләштерделәр.

Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән хезмәттәшлек патриотик тәрбиягә һәм буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International