Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында милли мәдәниятләрнең «Бердәмлек әйлән-бәйләне» фестиваль-конкурсы узды. Чара Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.
Чараның максаты – тәрбияләнүчеләрне илнең мәдәни күптөрлелеге белән таныштыру. Фестиваль программасына төрле халыкларның гореф-гадәтләренә багышланган иҗади номерлар һәм музыкаль чыгышлар кертелгән иде.
Конкурста катнашу төрле милләтләрнең мәдәни мирасына һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт формалаштыруга ярдәм итте. Тәрбияләнүчеләр мондый чараларда катнашуны дәвам итәргә планлаштыралар.