21 августта Арча шәһәренең үзәк стадионы территориясендә традицион татар аяк киеме ясау сәнгатенә багышланган «Арча читекләре» этно-фестивале узды.
Чарада Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар катнашты. 2025 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә оештырылган «Кояшкай» музыка инструменталь ансамбле сәхнәдә конкурсантлар сыйфатында чыгыш ясады.
Үзәк белгечләре билгеләп үткәнчә, социаль хезмәтләр алучылар өчен бу бәйрәмдә катнашу үзләренең иҗади уңышлары турында киң аудитория алдында белдерү мөмкинлеге дә булды.
Чыгыш нәтиҗәләре буенча коллектив диплом һәм истәлекле сувенир белән бүләкләнде.