Сентябрьдә «Һөнәре буенча иң яхшы» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының 14 номинация буенча федераль этаплары узачак. Аларның 4 бер үк вакытта Чуваш Республикасында 8–10 сентябрьдә узачак – анда илнең иң яхшы бульдозер һәм экскаватор машинистлары, ташчы һәм бизәү эшләре осталары билгеләнәчәк. Шулай ук сентябрьдә катнашучылар саны буенча иң массакүләм «Эретеп ябыштыручы» номинациясе узачак – аны дугалы эретеп ябыштыру ватаны Пермь уздыра. Федераль этапларны уздыру вакыты һәм урыннары белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: luchshiy.trudvsem.ru.
Федераль этапларда конкурс сынаулары илнең төрле төбәкләреннән үз эшенең иң яхшы белгечләрен көтә. Программа теоретик белемнәрне тикшерүне һәм практик биремнәрне үтәүне үз эченә ала.
Чара кунаклары өчен мәйданчыкларда «Россия эше» кадрлар үзәкләренең һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыклары эшләячәк, шулай ук мәдәни программа һәм мастер-класслар оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, «Һөнәре буенча иң яхшы» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы «Кадрлар» милли проекты кысаларында эшче һөнәрләренең абруен күтәрү максатында үткәрелә.