«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр волонтерлык акциясендә катнашты

2026 елның 21 августы, җомга

Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты эшенең бер юнәлеше – патриотик тәрбия бирү. Бу эш кысаларында «МыВместе» патриотик үзәге волонтерларына ярдәм күрсәтелә.

Балалар даими рәвештә хәрбиләргә ярдәм итү буенча волонтерлык акцияләрендә катнашалар. Кичә приютта тәрбияләнүчеләр волонтерларга махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен билгеләнгән гуманитар ярдәмне төяүдә булышлык күрсәттеләр.

Волонтерлык акцияләрендә катнашу социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балаларны социаль адаптацияләү һәм гражданлык-патриотик тәрбияләү программасының бер өлеше булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International