20 августта Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Алсу Вахитова туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаганнар өчен дәрес үткәрде. Чара Татарстан Республикасында игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында оештырылды.
Дәрес барышында катнашучылар музей экспозицияләре һәм фронтовикларның шәхси әйберләре белән танышты.