Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Альбина Саттарова «Кәеф»клубында дәрес үткәрде. Чара Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында узды һәм Курск сугышында немец-фашист гаскәрләрен совет гаскәрләре тар-мар иткән көнгә багышланды.
Катнашучылар «Курск сугышы» документаль фильмын карадылар һәм төп даталар, сугыш шартлары һәм статистика турында фикер алыштылар. Әңгәмә барышында совет солдатларының гамәлләре темасына кагылдылар.
Мәгълүматны ныгыту өчен балигъ булмаганнар фильм сюжетлары буенча пластилин композицияләр иҗат итте. Эш барышында катнашучылар Курск дугасындагы вакыйгалар турында белемнәре белән уртаклаштылар. Чараның максаты тарихка хөрмәт тәрбияләү булды.