19 августта Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Мария Исаева «Волонтер» үзәге вәкилләре белән бергә «Геройлар янәшәдә яши» дигән очрашу оештырды. Катнашучылар кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операция катнашучысы белән очрашты.
Кунак балалар белән махсус операциянең әһәмияте, сугышчан хәлләр, туганнарын һәм якыннарын яклау теләге, хезмәттәшләренең батырлыгы турында уртаклашты. Даниил шулай ук армиядә хезмәт итү, Ватан алдындагы гражданлык һәм хәрби бурычны намуслы үтәү, ил мәнфәгатьләрен яклау һәм аның милли иминлеген тәэмин итү зарурлыгын билгеләп үтте.
Балалар кунакка махсус операция шартларындагы көнкүреш, солдатларыбызны коралландыру, сугыш хәрәкәтләрен алып бару турында бик күп сораулар бирделәр. Аларга махсус хәрби операциядә катнашучы бик гадел һәм ачыктан-ачык җавап бирде.