Кичә Казанның Күп функцияле гаилә үзәгендә министр урынбасары Юлия Абдреева җитәкчелегендәге делегация булды.
Аның составына Мәскәүнең Хезмәт һәм халыкны социаль яклау департаментының озак яшәү стратегиясе һәм махсус проектлар идарәсе башлыгы Левон Авшарян, «Шәһәр социаль инспекциясе» ДБУ директоры Эмин Дамирчиев һәм РНИМУ Россия геронтология фәнни‑клиник үзәгенең иҗтимагый проектлар бүлеге җитәкчесе Вадим Самородов керде. Чара IV «Үсентеләр: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында узды.
Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Надежда Ибраһимова кунакларга оешма структурасын һәм сервисларын тәкъдир итте. Делегация берничә профильле чарада булды.
Өлкән яшьтәге гражданнар белән эшләүгә аерым игътибар бирелде. Актлар залында «Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында рәсем буенча мастер-класс узды. Анда «КМПО» АҖ ветераннар советы вәкилләре катнашты. Ветераннар советы җитәкчесе Оксана Васелюк үзәкнең сәламәтләндерү һәм иҗади чараларында катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Кунаклар үзәкнең эшен оештыруны һәм кулланыла торган социаль практикаларның нәтиҗәлелеген югары бәяләделәр, шулай ук Татарстан тәҗрибәсен Россия Федерациясенең башка субъектларында гамәлгә кертү өчен тәкъдим ителергә мөмкин дип билгеләделәр.