17 августта Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды.
Биектауның «Таттелеком» РУЭС коллективы социаль хезмәт алучылар гаиләләреннән булачак беренче сыйныф укучыларына канцелярия кирәк-яраклары һәм мәктәп рюкзаклары бүләк итте.
Акциягә шулай ук Биектау районы буенча «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкилләре дә кушылды. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрделәр һәм балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Ата-аналар акциядә катнашучыларга балаларны мәктәпкә әзерләүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.