Август аенда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Минем чикләрем» программасы кысаларында яшүсмерләрнең ата-аналары өчен стресска каршы торучанлыкны үстерүгә һәм психик сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән чара үткәрделәр.
Дискуссия барышында яшүсмерләр арасындагы аралашу үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Катнашучылар конструктив диалог методларын һәм үз позицияңне нәтиҗәле җиткерү ысулларын карадылар. Үзәк белгече ата-аналар һәм балалар арасында багланышлар урнаштыру буенча киңәшләр белән уртаклашты.
Чара йомгаклары буенча катнашучылар гаиләдәге низаглы хәлләрне профилактикалау буенча гамәли киңәшләр белән белешмәләр алдылар.