14 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә гипстан эшләнгән әйберләрне бизәү дәресе узды.
Чара вак моториканы, иҗади сәләтләрне үстерүгә һәм социаль хезмәтләр алучыларның эмоциональ киеренкелеген киметүгә юнәлдерелгән.
Очрашу барышында белгеч катнашучыларны гипс материалының үзлекләре һәм эш технологиясе белән таныштырды. Хезмәт алучылар үзәк хезмәткәре җитәкчелегендә фигураларга рәсем ясадылар.
Чарада җиде кеше катнашты.