«Яшүсмер–2026» операциясе дәвам итә

2026 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре профилактика субъектлары белән берлектә Югары Ослан районында «Яшүсмер–2026» комплекслы ведомствоара операциясенең өченче этабын үткәрделәр. Рейд барышында өч торак пунктта һәм алты гаиләдә булдылар.

Үзәк хезмәткәрләре балаларның торак-көнкүреш шартларын, аларның ялын оештыруны, шулай ук туклану һәм кием-салым белән тәэмин ителешен тикшерделәр. Ата-аналар белән тәрбия өчен җаваплылык, юлларда һәм сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре, шулай ук балаларның төнлә олылар озатуыннан башка урамда йөрүенә юл куймау турында профилактик әңгәмәләр үткәрделәр.

Белгечләр «БПЛА һөҗүме куркынычы» һәм «Ракета куркынычы» сигналлары вакытында халыкның гамәлләре турында белешмәләр таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International