18 нче декабрьдән 24 нче декабрьгә кадәр булган хисап атнасында республикадагы эшсезлек элеккечә бик түбән дәрәҗәдә – 0,85% ны тәшкил итүче күрсәткечтә саклана бирә.
Бүгенге көнгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 17420 эшсез граждан теркәлгән. Бу узган атна белән чагыштырганда 167 кешегә кимрәк. Хисап вакыты буенча гомумән алганда исә Татарстанда 1494 кеше эшсез дип танылган. Шуларның 904е эштән азат ителгән. Азат ителгәннәр арасыннан 641 кеше эш урыннарын үз ихтыярлары белән калдырып киткәннәр.