Республикада хезмәт хакын вакытында түләүне тәэмин итү буенча эш дәвам итә

2026 елның 11 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән берлектә хезмәткәрләрнең хезмәтенә вакытында һәм тулысынча түләү өлешендә хезмәт хокукларын үтәүне тәэмин итү эшен дәвам итә.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, керемнәр һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы эше кысаларында Теләче районы предприятиесендә тоткарланган хезмәт хакы түләнгән.

«Алан» АҖ бер хезмәткәренә 762,224 мең сум түләгән.

Шулай ук Казанның «Тарис» ҖЧҖ җиде хезмәткәре алдында 300 мең сумлык тоткарланган хезмәт хакын өлешчә түләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International