Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә ял итү зонасын төзекләндерү төгәлләнде. Июль–август айларында волонтерлар ярдәмендә яңа беседкалар урнаштыру проекты гамәлгә ашырылды.
Эшләр барышында иске конструкцияләр демонтажланды һәм заманча корылмалар төзелде. Яңа объектлар куркынычсызлык таләпләренә туры килә. Алар һава торышыннан саклану, ял итү һәм социаль хезмәтләр алучылар белән чаралар үткәрү өчен каралган.
Бүген объектларны тапшыру тантанасы булды. Үзәк директоры Надежда Ибраһимова волонтерларга проектта катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Чара кысаларында бүлектә тәрбияләнүчеләр иҗади номерлар әзерләделәр. Активистларга рәхмәт хатлары һәм сувенирлар тапшырылды.
Проектны гамәлгә ашыру көндезге тору бүлеге карамагындагыларның социальләшүе һәм ялы өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.