6 августта Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә компьютер белеме буенча практик дәрес булып узды. Социаль эш буенча белгеч Гүзәл Фәйзетдинова җитәкчелегендә 15 кеше цифрлы рәсем ясау күнекмәләрен үзләштерде.
График редактор мөмкинлекләреннән файдаланып, этаплап традицион татар баш киеме – түбәтәй эскизларын ясадылар.
Дәрес «Менталь сәламәтлек» Идел буе федераль округы проектының һәм менталь үзенчәлекләре булган кешеләрне заманча технологияләр аша җайлаштыру һәм социализацияләү буенча системалы эшнең бер өлеше булды.
Белгечнең сизгер җитәкчелегендә барлык катнашучылар да биремне уңышлы үтәделәр. Дәрес кабат цифрлы киңлекнең һәркем өчен мөмкин булуын, ә заманча технологияләрнең арт-терапия һәм тернәкләндерү өчен бик яхшы корал була алуын раслады.