6 августта Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Минем гаилә һөнәрләр агачы» чарасы узды. Дәрес иҗади проект эшчәнлеге форматында оештырылды.
Чара барышында үзәктә тәрбияләнүчеләр үз гаиләләренең хезмәт династияләре тарихын өйрәнделәр. Балалар әти-әниләренең, әби-бабайларының һөнәрләре турында фикер алыштылар. Теоретик өлештән соң балалар гаилә агачлары рәвешендә график эшләр ясадылар, үз туганнарының һөнәрләрен күрсәттеләр һәм аларны декоратив элементлар белән бизәделәр.
Мондый алымны гамәлгә ашыру вак моторика һәм иҗади күнекмәләрне үстерүгә, шулай ук иртә һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән. Гаилә тарихын өйрәнү хезмәтнең кыйммәте турында күзаллау формалаштырырга һәм социаль адаптациягә ярдәм итә.