Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Юлдаш» төркемендә катнашучылар өчен пикник оештырды. Саф һавада узган чара тәрбияләнүчеләрне социаль тернәкләндерү программасының бер өлеше булды.
Программа физик активлыкны һәм ял итүне чиратлаштыруны үз эченә алды. Катнашучылар бадминтон, лото һәм шахмат уйнадылар. Шулай ук кәгазь кораблар җибәрү оештырылды. Очрашуны гаилә белән эшләү буенча белгеч Гөлнара Фәйзиева үткәрде.
Чара йомгаклары буенча катнашучылар психоэмоциональ халәтнең яхшыруын билгеләп үттеләр.