Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Актив озын гомерлелек» республика комплекслы планы чаралары дәвам итә.
Учреждениедә физкультура-савыктыру эшчәнлеген үз эченә алган «Хәрәкәт – тормыш» социаль-тернәкләндерү программасы гамәлгә ашырыла.
Социаль тернәкләндерү буенча белгеч Наталья Самаркина социаль хезмәтләр алучылар өчен Олы Шәмәк авылы тирәсендә йөрү оештырды. Катнашучылар Җиңү паркында булдылар. Чара барышында интернат-йортта яшәүчеләр фитотерапия буенча практик дәресләр уздыру өчен болын үсемлекләре һәм чәчәкләр җыйдылар.
Саф һавада үткәрелгән чаралар социаль хезмәтләр алучыларның физик активлыгын саклап калырга һәм психоэмоциональ халәтен яхшыртырга ярдәм итә.