«Татспецтранс» идарәче компаниясе» ҖЧҖ хезмәткәре Тәлгать Ибәтулаев «Бульдозер машинисты» номинациясендә Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабында җиңүче булды. Ярышларның федераль этабы 8 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр Чувашиядә узачак. Катнашучыларга илнең иң яхшы белгече исеме һәм бер миллион сум күләмендә төп бүләк өчен көрәшергә туры киләчәк.
Татарстан бу конкурста тотрыклы рәвештә югары нәтиҗәләр күрсәтә. Әгәр 2025 елда республика 18 номинация буенча тәкъдим ителгән һәм җиде призлы урын яулаган булса, 2026 елда номинацияләр саны 23 кә җитте. Быелгы копилкада беренче җиңү бар инде: «Ветеринария фельдшеры» номинациясендә Тәтеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсеннән Татьяна Спирина җиңү яулады.
«Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы «Кадрлар» милли проектының «Хезмәт кешесе» федераль проекты кысаларында үткәрелә һәм эшче белгечлекләренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.