Биектау районындагы «Өмет» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Альбина Саттарова балигъ булмаганнар арасында Хәрби‑Диңгез Флоты көненә рәсемнәр конкурсы үткәрде.
Конкурсның максаты – балалар һәм яшүсмерләрнең игътибарын илнең тарихи мирасына җәлеп итү, аларда гражданлык‑патриотик кыйммәтләр формалаштыру һәм иҗади потенциалны ачу мөмкинлеге бирү.
Конкурста 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар катнашты. Эшләр бик төрле килеп чыкты, һәм монда аларның үзенчәлекле кыйммәте бар: һәр бала теманы үзенчә аңлады. Рәсемнәрдә уйның тирәнлеге дә, сюжетларның төрлелеге дә, башкару техникасына кызыклы якын килү дә сизелә. Эшләрдә Ватан өчен чын күңелдән горурлык күренә.
Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләрне билгеләделәр – аларны грамоталар һәм призлар белән бүләкләделәр.