Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат‑йорты белгечләре үз карамагындагылар өчен «Хәтер маршрутлары» дигән экскурсия оештырды.
Маршрут берничә истәлекле урынны үз эченә ады: «Летят журавли» монумент‑мемориалы, МХО, локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда катнашучыларга һәйкәл, шулай ук истәлекле билге – чик баганасы. Экскурсиядә катнашучылар һәйкәлләргә канәферләр салдылар, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.
Бу экскурсия ил тарихына кагылу һәм вакытларның өзелмәс бәйләнешен тою өчен мөһим мөмкинлек булды.