Бөгелмәнең "Ялкын" приютында дәваланучы балалар хәйрия ярминкәсендә катнашканнар

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
Бөгелмәдә урнашкан "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүче балалар хируруг дәвалавына мохтаҗ булган Ксения Вәлиуллина өчен махсус уздырылган хәйрия ярминкәсендә катнашканнар. Балалар үз куллары белән Яңа елга сувенирлар әзерләгәннәр. Әлеге эшләнмәләр ярминкәгә сатуга чыгарылган.  Аларны сатудан кергән акчаны балалар Ксениянең әнисенә тапшырган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International