"Гаилә" үзәге авыр тормыш хәлендә калган балаларны Яңа ел бәйрәменә дәшә

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен декабрь, "Гаилә"  үзәге  һәм "Июль" хәйрия фонды ярдәме белән,  бик күңелле булып истә калачак. Инвалид, ятим, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән  гаиләләрдән булган балалар Яңа ел бәйрәме алдыннан 3D форматында мультфильм карадылар. Ә Казанның 1 нче номерлы хастаханәсенең онкология һәм пульмонология бүлегендә дәваланучы балаларга "Балаганчик на Булаке" дигән Яңа ел тамашасы күрсәтелгән.
Тагын килеп "Гаилә" үзәге һәм "Июль" фонды балаларны Яңа ел чыршысына дәшә. Чара иртәгә "Ак Барс" яшьләр үзәге концертлар залында узачак.  Балалар өчен «ЕЛКИ.NET! или ЕЛКИ.YESть!» дигән тамаша күрсәтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International