Балтачның “Наз” социаль тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Яңа елга багышланган хәйрия акциясендә катнашканнар

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
ТРның "Наз" ятим һәм инвалид балаларга ярдәм күрсәтү төбәк иҗтимагый хәйрия фонды президенты Нурания Сәйфетдинова чакыруы белән Балтачның “Наз” социаль тернәкләндерү үзәге карамагындагы күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 10 бала Яңа елга багышланган  хәйрия акциясендә катнашкан.  "Кыш-2013" дип аталган әлеге чара Казанның "Сәйдәш" мәдәният йортында узган.
Балаларга бу көнне күңелле бәйрәм тамашасы күрсәтелгән, чара Кыш бабай янәшәсендә уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International