Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә һәм тышкы куркынычлардан саклану нигезләренә багышланган чара узды.
Теоретик һәм практик өлеш барышында тәрбияләнүчеләр пилотсыз очкычларының заманча төрләре белән таныштылар. Балалар дроннарның ничек төзелгәнлеген, аларны ни өчен куллануларын һәм аларның нинди потенциаль куркыныч тудырырга мөмкинлеген белделәр. Танып белү күнекмәләрен өйрәнү төп этап булды.