Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат‑йортында хезмәт терапиясе белән уңышлы шөгыльләнәләр. Хезмәткәрләр җитәкчелегендә монда яшәүчеләр зур энтузиазм белән теплицада эшлиләр, анда помидор, кыяр, болгар борычы һәм яшелчәләр үсә.
Учреждениедә яшәүче әби-бабайлар беренче уңышны җыйдылар инде.
«Мондый дәресләр киеренкелекне төшерергә һәм хәрәкәт активлыгын үстерергә ярдәм итә. Өлкәннәр үз хезмәтләренең нәтиҗәләре белән бик горурлана, ә бу аларның үз-үзләрен бәяләвен сизелерлек арттыра», – ди тәрбияче Ирина Чудновская.
Үстерелгән яшелчәләрне соңыннан аш-су дәресләрендә кулланалар.