Күп функцияле гаилә үзәге прокат пункты Казанда яшәүче хатын-кызга яңа туган бала өчен кирәкле әйберләр бирде

2026 елның 22 июле, чәршәмбе

Казанның Күп функцияле гаилә үзәгендә иң кечкенәләр өчен беренче кирәкле әйберләрне прокатка бирү пункты эшен дәвам итә. Аның төп бурычы – баланың беренче елында гаиләнең финанс йөкләнешен киметү.

Бу хезмәт яшь ярымга кадәр балалары булган гаиләләр өчен каралган. Аннан көндезге бүлектә укучы студентлар, күпбалалы яшь ата-аналар, шулай ук ялгыз аналар һәм аталао файдалана ала.

Әйтик, Авиатөзелеш районыннан ялгыз яшь әни заявка биргән, һәм аңа ходункилар, балалар караваты, ашату өчен урындык, трансформер коляска һәм кышкы чана-коляска тапшырдылар.

Прокат пункты Казанның барлык районнарында яшәүчеләргә дә ачык: критерийларга туры килгән һәр гаилә ярдәм сорап гаилә Күп функцияле гаилә үзәгенә мөрәҗәгать итә һәм кирәкле җиһазлар ала ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International