Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар Халыкара шахмат көненә багышланган шашка һәм шахмат буенча турнир уздырдылар.
Чараның максаты – турнирда катнашучыларны уен белән кызыксындыру, шахмат тормышына җәлеп итү һәм социаль хезмәт алучыларны шахмат уенын өйрәнүгә рухландыру.
Чара башында белгеч ел саен 20 июльдә төрле илләрдән килгән профессионаллар һәм һәвәскәрләр Халыкара шахмат көнен билгеләп үтәләр, дип сөйләде. Аннары социаль хезмәт алучылар шахмат-шашка турнирында катнаштылар.
Чарада 12 кеше катнашты.