2026 елда Татарстанда 2,3 мең социаль контракт төзелгән

2026 елның 20 июле, дүшәмбе

2026 елда Татарстанда 2 300 социаль контрактка кул куелды: 967 – эш эзләүгә, 849 – шәхси эшмәкәрлек оештыруга, 103 – шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга, 381 – башка чараларга.

Социаль контракт – ярлылыкны киметүнең төп инструментларының берсе. Аның максаты – кешегә катлаулы вәзгыятьне җиңәргә ярдәм итү генә түгел, ә аны даими керем чыганагы алу хисабына озак вакытлы перспективага ярлылыктан чыгару. 2025 елдан әлеге ярдәм чарасы «Гаилә» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Социаль контрактлар ярдәмендә Татарстан халкы төрле бизнес н ача: чәчтараш һәм косметология кабинетлары, тегү һәм ремонтлау остаханәләре, автомобиль хезмәте күрсәтү, җитештерү, электрон сәүдә белән шөгыльләнә, шулай ук ярдәмче хуҗалык алып бара.

2025 елда төзелгән социаль контрактлар саны 4 919 тәшкил итте, аларның якынча 90 % мәшгульлекне тәэмин итүгә юнәлдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International