Казанның Авиатөзелеш районында яшәүчеләр өчен Күп функцияле гаилә үзәге базасында белгечләр тарафыннан кабул итү мөмкинлеге булды – анда төрле дәүләт учреждениеләренең чакырылган хезмәткәрләре белән кабул итү кабинкалары эшли.
Мәсәлән, бүлекчә базасында Татарстан Республикасы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча карьера консультантлары тарафыннан әледән-әле кабул итү гамәлгә ашырыла. Белгечләр бүлекчә клиентларына эш эзләүдә, «Россия эше» бердәм цифрлы платформасында теркәлүдә, мәшгульлеккә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт хезмәте рәсмиләштерүдә ярдәм итәләр, шулай ук түләүсез һөнәри белем алу мөмкинлеге турында хәбәр итәләр.