Биектау районында күпбалалы гаиләләр белән профилактик эш

2026 елның 17 июле, җомга

Күпбалалы гаиләләрнең торак-көнкүреш шартларын тикшерү кысаларында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре директор Рәфис Газизов җитәкчелегендә Биектау районының социаль участокларына барып кайттылар.

Чараның максаты балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау һәм ата-аналарны һәм балигъ булмаганнарны җәйге чорда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре белән таныштыру иде.

Белгечләр ата-аналарга һәм балаларга су объектларында һәм массакүләм ял итү урыннарында куркынычсызлык чараларын үтәү буенча киңәшләр бирделәр, шулай ук мәгълүмати белешмәләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International