Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе шәфкать туташы социаль хезмәткәрләр өчен чираттагы «Карау мәктәбе» исемле планлы төркемле дәрес үткәрде.
Тыңлаучылар аз хәрәкәтләнүче һәм хәрәкәтләнмәүче гражданнарны күчерү эргономикасы, шулай ук йортта урынны оештыру нигезләре белән таныштылар. Дәрес барышында техник тернәкләндерү чаралары күрсәтелде, аларның билгеләнеше һәм кулланылышы аңлатылды. Шулай ук социаль хезмәткәрләр кинестетика принципларын кулланып хәрәкәт итүдә ярдәм итү турындагы белемнәрен яңарттылар һәм куркынычсыз мохит булдыру буенча киңәшләр алдылар.
«Гаилә» милли проекты ярдәмендә озак вакытлы карау системасы кысаларында аз хәрәкәтләнүче өлкәннәрне караучы социаль хезмәткәрләр кыйммәтле теоретик һәм практик белемнәр ала. Бу күнекмәләр эштә дә, көндәлек тормышта да мөһим.