«Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары инде 14 нче тапкыр «Батырлык тартмасы» традицион хәйрия акциясен үткәрә. Шушы көннәрдә әлеге изге инициатива кысаларында партиянең җирле бүлекчәсе вәкилләре «Яшь гвардия» оешмасы бүлекчәсе активистлары белән бергә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булдылар.
Кунаклар буш кул белән килмәделәр. Алар үзәктә тәрбияләнүчеләргә уенчыклар, иҗат җыелмалары һәм уеннар белән «Батырлык тартмалары» тапшырдылар. Бу бүләкләр тернәкләндерү узучы балаларга ярдәм итәргә һәм аларга шатлык бүләк итәргә тиеш.