Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын һәм «Социаль туризм» практикасын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге Мамадышка барды.
Әлеге чараның инициаторы – бүлек мөдире Лилия Ситдыйкова. Бу экскурсияне оештыруда Яр Чаллы Башкарма комитеты ярдәм күрсәтте. Мамадыш туган якны өйрәнү музее администрациясе квалификацияле гид-экскурсовод тәкъдим итте.
Чара социаль-мәдәни тернәкләндерүгә, коммуникатив күнекмәләрне киңәйтүгә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен уңай тәҗрибә булдыруга ярдәм итте.