«Ышаныч» үзәге карамагындагылар Илдар Ханов скульптуралары белән танышты

2026 елның 15 июле, чәршәмбе

Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проекты һәм «Социаль туризм» программасы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен Энтузиастлар бульвары буйлап экскурсия уздырылды.

Картиналар галереясе фәнни хезмәткәре Елена Паршикова 15 катнашучыны рәссам Илдар Ханов скульптуралары символикасы белән таныштырды. Экскурсия вакытында Елена Паршикова социаль хезмәтләр алучыларга скульптор тормышы турында да сөйләде.

Экскурсия Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International