«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре үзләре белән гармониядә булырга өйрәнде

2026 елның 15 июле, чәршәмбе

15 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә эмоциональ халәтләрне җайга салу һәм социаль хезмәтләр алучыларның психоэмоциональ киеренкелеген киметү максатында «Эмоцияләр сулышы» дәресе үткәрелде.

Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында оештырылган дәрестә сулыш алу техникасы, Джекобсон методы буенча мускуллар релаксациясе һәм визуализация кулланылды. Тернәкләндерүчеләр ял итү буенча күнегүләр башкардылар.

Чарада тугыз кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International