«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениеләренә илтү эше дәвам итә.
Әлеге чараларның төп максаты – авыл җирендә өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту. Бүгенге көнгә илтеп җиткерү планы 90 % артыгракка үтәлгән.