Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә өлкән шәфкать туташы вазыйфаларын башкаручы Федина Хәйбулина сәламәтлегеңә зыян китермичә үзеңне ничек тотарга икәнен сөйләде.
Ул эссе яки кояш сугуы белән бәйле куркыныч авырулар симптомнарына тукталды, алардан ничек качарга икәнен хәбәр итте. Эссе көннәрдә нинди кием булырга тиешлеге, күпме су эчәргә кирәклеге турында сөйләде. Тәрбияләнүчеләр җәй көне салкынча яшел һәм үлән чәйләренең аеруча файдалы булуын, тозланган, ысланган ризыктан сакланырга, ризыкларны дөрес сакларга, кулларны ешрак юарга кирәклеген билгеләп үттеләр. Федина Хәйбулина биредә яшәүчеләргә тематик буклетлар өләште.