Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән берлектә хезмәткәрләрнең хезмәтенә вакытында һәм тулысынча түләү өлешендә хезмәт хокукларын үтәүне тәэмин итү эшен дәвам итә.
Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, керемнәр һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы эше кысаларында Арча муниципаль районының «Ватан» агрофирмасы» ҖЧҖ 120 хезмәткәренә 4 991 мең сум бурыч түләгән.
Түбән Кама районы предприятиесендә тоткарланган хезмәт хакын түләнгән.
Шулай ук Казан шәһәре предприятиесендә тоткарланган хезмәт хакы өлешчә түләнгән: «Тарис» ҖЧҖ 7 хезмәткәре 450 мең сум акча алган.