«Шәфкать үзәгендә» Сабантуй узды

2026 елның 10 июле, җомга

Кичә Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә Сабантуй бәйрәме үткәрелде.

Чараны Габдулла Тукай шигырьләренә язылган «Бәйрәм буген» җырын башкарып, «Кояшкай» музыка кораллары ансамбле ачып җибәрде. Ансамбль 2025 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә оештырылган.

Бәйрәм программасына традицион уеннар һәм конкурслар кертелгән иде. Аркан тарту үзәк вакыйга булды. Конкурслар арасында катнашучылар җырлар башкардылар һәм биеделәр.

Чара ахырында барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International